Чаллыда берничә машина бәрелешкән

22 көндә республика юлларында кешеләргә бәла-каза салган 358 транспорт һәлакәте теркәлгән
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 22 июнь кичке сәгать 4 нчедә Чаллының Автозавод проспекты буйлап барган 1988 елгы кеше идарәсендәге “ВАЗ-21093” автомобиле “Караван” базары каршындагы юл чатында, икенчел әһәмияттәге юлда булуына карамастан, төп юлдан килгән “ВАЗ-11113” машинасына юл бирмичә, китереп бәрдергән. Шул бәрелүдән автомобильләрнең 2 нчесе каршы як юл тасмасына чыгып киткән һәм “Черри-С21” машинасына бәрелгән.

“Татар-информ” агентлыгына республика ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге хәбәр иткәнчә, нәтиҗәдә, “Черри-С21” рулендагы 1982 елгы кеше белән “ВАЗ-11113”нең 1987 елда туган пассажирына урында медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң җибәрелгән, “ВАЗ-11113” белән идарә иткән 1989 елгы кыз Чаллы үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Июньнең 22 көнендә Татарстан территориясендәге юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 358 транспорт һәлакәте теркәлгән, шулар 45 кешенең гомерен өзгән, тагын 454 кешенең тәне төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән.