“Ривьера”дагы өермә аркасында имгәнгән кешеләргә хастаханәдә ярдәм күрсәтелә

“Ривьера“ аквапаркы территориясендә булган аянычлы хәл буенча тикшерү башланган
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин хәбәр итүенчә, тикшерү идарәсенең Заречье районара бүлегендә, Яр Чаллыда яшәүчеләр – 5 һәм 10 яшьлек ике баланың һәм 39 яшьлек ир-атның тәннәре җәрәхәтләнүе буенча тикшерү эше башланган.
Бу вакыйга 20 нче июнь көнне көндезге 13 сәгать тирәсендә “Ривьера“ аквапаркы территориясендә була. Апалы-сеңелле кызлар “Надувной городок” аттракционында күңел ачкан була. Кинәт көчле җил чыгып, дистәләгән пляж зонтларын алып атып, әти кешенең күз алдында һава тутырылган конструкцияне дә балалар белән бергә өскә менгезә башлый. Ир-ат 300 кг авырлыктагы аттракционны тотып калырга омтыла. 10 метрлап биеклеккә күтәрелгәч, аттракцион җил белән бергә душ кабиналарын алып ата. Ир-ат тотынып кала алмыйча, бетон яр өстенә егылып төшә. Нәтиҗәдә, аның ике аяк табаны, оча һәм умыртка баганасы сына. Бәхеткә каршы, балалар өермә вакытында аттракцион эчендә калган була һәм бу аларның гомерен коткарып кала. “Кабартылган шәһәрчек” җиргә төшеп, әйләнгәч, ул кызларны тышка чыгарып ата. Кечкенә кыз эчтән баш мие селкенүе рәвешендә зыян күрә, ә 10 яшьлек кызның аягы һәм кулы сына, шулай ук баш мие селкенә. Имгәнгән балалар тиз арада Балалар республика клиник-хастаханәсенә озатыла, хәзерге вакытта аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Аларның әтисе шулай ук дәвалау учреждениесендә ята.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, уен аттракционы тиешле төстә ныклап беркетелмәгән, гәрчә аның конструкциясендә беркетү өчен 15 урын каралган булса да. Бу очракта аттракционны җирдә өч насос кына тотып торган. Тикшерү нәтиҗәсендә, җинаять эше кузгату-кузгатмау турында карар кабул ителәчәк.