Татарстанда елга буенда югалган хатын-кызны эзлиләр

Урынга 6нчы зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме килгән.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Павел Климчак). «Татар-информ» агентлыгының Автокаладагы үз хәбәрчесе Валентин Кулагин белдергәнчә, Татарстанда Ык елгасы буенда ял иткәннән соң 51 яшьлек хатын-кыз югалган.

Гадәттән тыш хәл республиканың Минзәлә районында, Иске Александровка авылы янында булган. Ир белән хатын Ык елгасы буена ял итәргә килгән. Төнлә хатын-кызның юкка чыгуы ачыкланган. Аның ире полициягә мөрәҗәгать иткән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте агентлыкка хәбәр иткәнчә, урынга 6нчы зона янгын-коткару отрядының водолазлар төркеме килгән.