Казан үзәгендә һавада формальдегид күләменең югары булуы ачыкланган

Тиешле норманы бозу очрагы 20 майдан 21 майга кадәрге чорда (13.00-7.00 сәгать аралыгында) теркәлгән.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Казан үзәгендә – Татарстан урамында – һавада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән күләмнән артык булуы ачыкланган.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 5нче күзәтү пунктында формальдегид күләме шактый югары.

Тиешле норманы бозу очрагы 20 майдан 21 майга кадәрге чорда (13.00-7.00 сәгать аралыгында) теркәлгән. Зарарлы матдә концентрациясе бер кубометрга норма буенча 0,05 миллиграмм туры килергә тиеш. Ә бу очракта ул бер кубометрга 0,064 миллиграмм тәшкил иткән.