Бөгелмәдә яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат миллион сумнан артык акчасын югалткан

Зыян күргән ир-ат билгесез затларга 1 055 000 сум акча күчергән.

(Бөгелмә, 23 май, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Билгесез кеше Бөгелмәдә яшәүче өлкән яшьтәге пенсионерга шалтырата һәм сыйфатсыз дарулар өчен акчалата компенсация түләнәчәк дип ышандыра.

Шалтыратучы 68 яшьлек ир-атка үзен аудитор контроль-хисап палатасы вәкиле дип таныштырган. Ир әңгәмәдәшенең даруларга заказ бирүе белән кызыксына, уңай җавап алгач зыян күрүчеләргә 480 мең сум күләмендә акчалата компенсация түләнәчәген әйткән. Алга таба, пенсионерны бер атна дәвамында ул бөтен сумманы алачагына ышандырып, 15 мең сумга документлар рәсмиләштерергә, аннары «иминиятләштерер»гә тәкъдим итә.

Акча алырга өметләнгән пенсионер мошенниклар күрсәтмәсе буенча, акчаны банкомат аша үзенең шәхси тупланмаларыннан, шулай ук өстәмә рәвештә кредит алып салган.

Зыян күргән ир-ат билгесез затларга 1 055 000 сум акча күчергән.

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең тикшерү органы тарафыннан җинаять эше кузгатылган.