news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда янгын чыккан йорттан кешеләрне эвакуациялиләр

Янгын сүндерүчеләр җиденче каттан өч кешене махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Карбышев урамындагы күпфатирлы 62нче торак йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр йортта яшәүчеләрне эвакуацияли. Йортның 7нче һәм 8нче катларын куе төтен баскан.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, янгын турында 17.43 сәгатьтә янгын сагы 101 номерына шалтыратканнар.

Йортның ике катында электр щиты янган.

Янгын сүндерүчеләр җиденче каттан өч кешене махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100