Казанның Герцен урамындагы янгында тагын бер кеше мәете табылды

Һәлак булучыларның барысы да олы кешеләр.
(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). Бүген Казанның Герцен урамындагы бер йортта янгын чыккан. Анда өч кеше мәете табылган иде. Соңрак тагын бер мәет табылу турында билгеле булды. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр."Коткаручылар янгын хәрабәләрен актарганда тагын бер мәет тапты. Һәлак булган дүрт кеше - барысы да олы кешеләр", - диделәр ведомствода.Янгын 80 квадрат метр мәйдандагы торак йортны юк иткән. Фаҗиганең сәбәпләре, һәлак булучыларның шәхесе ачыклана.