Бер атнада ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанда 2 наркопритонны ачыкланган

Элек хөкем ителгән 60 яшьлек хатын-кыз агымдагы елның февраленнән наркотик матдәләр куллану өчен фатирын биргән
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Узган атнада Татарстанның эчке эшләр органнары наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 35 җинаятьне ачыкланган, аның 8 факты наркотик матдәләр сату белән бәйле, ә 25 очракта законсыз рәвештә саклау. Наркотик белән бәйле җинаятьләрнең күбесе Казанда (9) һәм Чаллыда (16) теркәлгән.
Казан шәһәре Совет һәм Мәскәү районнарының эчке эшләр органнары милициясенең участок инспекторлары тарафыннан берәр наркопритон ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
15 апрельдә Казан шәһәренең Мәскәү районында элек хөкем ителгән хатын-кыз тоткарланган, ул агымдагы елның февраленнән наркотик матдәләр куллану өчен фатирын биргән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бер атнада законсыз әйләнештән 120 граммга якын төрле наркотик матдәләр алган, шул исәптә 24 грамм героин һәм 90 граммнар артык марихуана.
19 апрельдә Түбән Камада бер кайда да эшләмәүче ир-атны тикшергәндә 1,18 грамм синтетик наркотик һәм 90 грамм марихуана табылган.
Узган атна дәвамында республика милициясе хезмәткәрләре тарафыннан наркотик матдәләрне автотранспортта алып чыгу буенча 4 факт ачыкланган.
Шулай итеп, 17 апрельдә Яшел Үзән Эчке эшләр идарәсе оперативниклары “Дэу-Матиз” автомобиле салонында 1,88 грамм героин табып алганнар. Машина хуҗасы - бер кайда эшләмәүче, элек наркотиклар бәйле җинаять өчен хөкем ителгән яшелүзәнле.