“Чистай җәмәгате” җинаятьчеләренә җәза билгеләнде

Гаепләнүчеләр җинаять җаваплылыгын катгый режимлы колониядә үтәячәк.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанда Россиянең Идел буе округы хәрби суды “Чистай җәмәгате” төркемендә катнашучыларны гаепле дип тапты. Судта аларның Татарстанда террорчылык актларын оештыруы һәм анда катнашулары билгеләнде.38 яшьлек Марат Сабиров 24 елга ирегеннән мәхрүм ителә, 32 яшьлек Рафаэль Зарипов 23 елга колониягә озатыла. 38 яшьлек Айрат Ситдыйков - 19 елга, 36 яшьлек Алмаз Галиев - 18 елга, 25 яшьлек Михаил Мартьянов - 16 елга, 29 яшьлек Руслан Гафуров - 17 елга, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев  - 18 елга, 29 яшьлек Станислав Трофимчик - 16 елга һәм 53 яшьлек Рамил Абитов 19 елга ирекләреннән мәхрүм ителәләр.Суд аларны террорчылык җәмгыяте төзүдә, анда катнашуда, терактлар оештыруда, террорчылык эшчәнлегенә катнашучылар җәлеп итүдә, законсыз рәвештә утлы корал ясауда һәм башка икътисади җинаятьләрдә гаепле дип тапты.Тугыз гаепләнүче дә җинаять җаваплылыгын катгый режимдагы колониядә үткәрәчәк.