Республикада мартның 22 көнендә юл һәлакәтләрендә 18 кеше үлгән

207 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән

 (Казан, 23 март, “Татар-информ”). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, мартның 22 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 189 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 18 кешенең гомере өзелгән, 207 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Казанда исә 88 шундый һәлакәтләрдә 7 кеше үлгән һәм 97се имгәнгән.

20-22 мартта гына да Татарстанда исерек килеш рульгә утыру белән бәйле юл йөрү кагыйдәсен бозуның 93 очрагы; каршы як юлга чыгып, хәрәкәт иминлеген куркыныч астына куюга бәйле 233 очрак; балаларны махсус креслосыз утыртып йөрүгә бәйле 227 очрак һәм куркынычсызлык каешын эләктерүне инкарь иткән 1056 очрак теркәлгән.

Соңгы көннәрдә килеп чыккан юл һәлакәтләре арасында җәяүлене бәрдерү очраклары шактый. Шундый фаҗигаләрнең берсе 20 март көнне 14.55тә Яр Чаллыда була. “ГАЗ-3302” машинасында барган 1980нче елгы йөртүче, тротуар буенча артка барып, маневрның куркынычсыз булуына инанмый һәм 1937нче елгы әбине бәрдерә. Зыян күрүче ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла, анда ул җәрәхәтләрдән җан бирә.

21 март көнне 00.20дә Актаныш районында Әнәк – Иске Айман юлының 1нче чакрымында “Лада Калина” автомобиле рулендәге 1994нче елгы йөртүче хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлда яткан 1966нчы елгы җәяүлене таптата. Нәтиҗәдә, җәяүле фаҗига урынында ук җан бирә. Йөртүче һәлакәт булган урыннан качып китә. Соңыннан аны тотып алалар һәм тоткарлыйлар.

Шул ук көнне 9.45тә Әлмәтнең Ленин урамында “Хендэ” автомобиле рулендәге 1983нче елгы хатын-кыз йөртүче, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 һәм 14.1 пунктларын бозып, юлның идарә ителми торган җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы 2003 елгы җәяүле үсмерне  бәрдерә. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла.

Тагын бер һәлакәт 21 март көнне 20.40та Түбән Каманың Гагарин урамында килеп чыга. “Лада Приора” автомобиле рулендәге 1989нчы елгы йөртүче, шулай ук хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм 1962нче һәм 1983нче елгы хатын-кызларны һәм 2008 яшьлек кыз баланы бәрдерә. Соңгылары юлны җәяүлеләр кичүе аша светофорның рөхсәт ителмәгән төсенә чыккан. Нәтиҗәдә, алар җәрәхәтләнә, имгәнә. Һәлакәттән соң, йөртүче алкоголь эчкәнме-юкмы икәнен ачыклауга медицина тикшерүеннән баш тарткан.

Кичә 16.20дә Мәскәү – Уфа федераль юлының 16.20нче чакрымында “Хендэ” автомобиле рулендәге 1992нче елгы йөртүче каршы як юлга чыгып, 1982нче елгы йөртүче идарәсендәге “Опель” автомобиленә килеп бәрелә. “Хендэ” автомобилендәге 1993нче һәм 1995нче елгы пассажир-кызларның гомере хастаханәдә өзелә. Ике йөртүче, шулай ук “Хендэ” автомобилендәге 1991нче елгы пассажир һәм “Опель” автомобилендәге 1982нче елгы пассажир хатын-кыз - хастаханәдә.