Иномарка машинасы Казанда сәүдә павильонына барып бәрелгән

Авария Привокзальная тимер юл станциясе яныда булган.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Казанда чит ил машинасы сәүдә павильонына бәрелгән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Авария Юдино бистәсендә, Привокзальная тимер юл станциясе янында булган.

Кадрларда күренгәнчә, җиңел машина зур тизлектә сәүдә павильонына килеп бәрелгән һәм бер стенасын җимергән. Корылмага җитди зыян килгән.