news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы бассейнда хлор концентрациясенең өч тапкыр күбрәк булуы ачыкланган

«Тонус» ял базасында 18 кеше хлор пары белән агуланган.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Роспотребнадзор Чаллыдагы бассейнда хлор концентрациясенең өч тапкыр күбрәк булуын ачыклаган. Бу хакта Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлегенә Боровецк урманында урнашкан «Тонус» ял базасында бассейнга килгән 18 кеше хлор парлары белән агуланган.

Белгечләр бассейндагы судан һәм һавадан проба алган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, һавадагы хлор концентрациясенең рөхсәт ителгән күләме өч тапкыр күбрәк булуы ачыкланган. Ә су пробалары тиешле нормаларга туры килгән.

Агулану сәбәпләре ачыкланганчы объект ябык булачак.

Алдарак, «Татар-информ» алты яшүсмернең хлор белән агуланып хастаханәгә эләгүен язган иде. Әлеге хәл буенча прокуратура тикшерү башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100