news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

РСФСРның атказанган артисты Расми Джабраилов вафат булган

Аңа 89 яшь иде.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Совет һәм Россия актеры Расми Джабраилов вафат булган. Аңа 89 яшь иде. Бу хакта инстаграмда Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры хәбәр итте.

«Үзенчәлекле тышкы кыяфәте һәм көчле темпераментлы, якты, назлы, кайчакта ямьсез, еш кына ялыктыргыч көлкеле образлар галереясы тудырган актер», диелә хәбәрдә.

1955 елда Расми Джабраилов ГИТИСның актерлык факультетын, ә 1961 елда — режиссерлык факультетын, А.А.Гончаров курсын (ГИТИС) тәмамлый. Яшь артист карьерасын актив төзи башлады һәм укуы белән параллель Дербентта С. Стальский исемендәге Лезгин драма театрында хезмәт итте. Ул шулай ук М.Горький исемендәге Тула өлкәсе театры режиссеры иде, Таганкадагы театрда һәм «Таганка актерлары берлеге»ндә эшләде.

Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры труппасына ул 2002 елда күчә, һәм соңгы көннәренә кадәр аның сәхнәсендә уйный. Актер шулай ук тамашачыларга «Следствие ведут знатоки», «Одиссея капитан Блада» кебек фильмнардагы рольләре буенча таныш. Ул «Марш Турецкого», «Моя прекрасная няня» һәм «Люба, дети и завод» сериалларында да уйнады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100