Бүген Казанда 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

15 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, бүген Казан Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ кизү частенә юл-транспорт һәлакәтләре турында 119 хәбәр алынган
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Кристина Иванова). 15 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, бүген Казан Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ кизү частенә юл-транспорт һәлакәтләре турында 119 хәбәр алынган.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казан Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр теркәлмәгән.
Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, бүген катлаулы һава торышы шартларына бәйле рәвештә, бөтен шәһәр буенча транспорт хәрәкәте акрынайган.