Казанның Идел буе районында талау очрагы булган

Патруль экипажы җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре белән бергә 40 минуттан җинаятьчене тоткарлаганнар.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Кичә Казанның Идел буе районында талау очрагы булган.
01:30 сәгатьтә Павлюхин урамындагы бер подъездда 1980 елгы егет биредә яшәүче 27 яшьлек кызга һөҗүм иткән.
Казанның Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, карак егет һөҗүм итү коралы итеп сыра шешәсен сайлаган һәм кызның башына шулкадәр көчле итеп суккан ки, хђтта шешә ватылган. Әлеге ир-ат корбанын аяктан егып, аның сумкасын урлаган, анда 7000 сум акчадан тыш шәхси әйберләр һәм документлар да булган.
Зыян күрүче аңына тиз килгән һәм милициягә шалтыратып, каракның билгеләрен әйткән. Патруль экипажы җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре белән бергә 40 минуттан җинаятьчене Халев урамында тоткарлаганнар.
Урланган сумка хуҗасына кайтарылган. Карак егет 162 маддәнең 2 нче өлеше буенча гаепле дип табылган һәм аңа 7–12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.