Бер атнада 5 түбәнкамалыны машина бәрдергән

Узган атнада Түбән Камада 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 7 кеше зыян күргән
(Түбән Кама, 22 декабрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама ЮХИДИе бер ир-атны бәрдереп, һәлакәт урыныннан качып киткән «Волга» йөртүчесен эзли.
Узган ялларда Юность урамында тиешсез урында юл аркылы чыгып баручы ир-атны машина бәрдергән. 32 яшьлек ир-ат күп санлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
Түбән Кама ЮХИДИнең пропаганда бүлеге мәгълүматлары буенча, узган атнада шәһәр юлларында 5 кешене, шул исәптән 2 баланы машина бәрдергән. Дәүләт автоинспекторлары исерек килеш машина белән идарә иткән 34 йөртүчене тоткарлаган, штраф түли торган урынга 32 машина куелган.