news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан колониясенең кою цехында янгын чыккан

Янгын көндез Магистраль урамындагы колониядә килеп чыккан.

Казан колониясенең кою цехында янгын чыккан

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан колониясенең кою цехында янгын чыккан. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсендә хәбәр иттеләр.

14: 10 сәгатьтә Магистраль урамындагы 19нчы колониядә кою цехы түбәсендә янгын башланган. Хәзерге вакытта янгынның мәйданы 200 квадрат метрны тәшкил итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән.

Хәзерге вакытта урында янгын сүндерүчеләр эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100