Татарстанда һәм Мәскәүдә «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами»* оешмасы әгъзалары тоткарланган

Җинаятьчеләр илдә ябык террорчылык структуралары оештырган, финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнгән, үз идеологиясен тараткан һәм оешмага яңа әгъзалар кабул иткән.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда, Мәскәүдә һәм Төмән өлкәсендә Россиядә тыелган террорчылык төркеме - «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами»* оешмасының ике башлыгын һәм җиде әгъзасын кулга алганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.Агентлык мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр илдә ябык террорчылык структуралары оештырган, финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнгән, үз идеологиясен тараткан һәм оешмага яңа әгъзалар кабул иткән.«Җинаятьчеләрнең эшчәнлеге «бөтендөнья хәлифәте» төзү доктринасына, җәмгыять институтларын җимерүгә һәм хакимиятне көч кулланып бәреп төшерүгә нигезләнгән», - дип искәртә агентлык.Тоткарланучылардан пропаганда материаллары, элемтә чаралары алганнар. Аларның барысына карата да җинаять эшләре кузгатылган.* «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» — күп кенә гарәп, Көнчыгыш Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә, шул исәптән Россиядә тыелган террорчылык оешмасы.