«Камаз» белән бәрелешүдән соң «ВАЗ» пассажиры машинадан чыгып очкан

Егет иминлек каешын эләктермәгән булган.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 20 ноябрьдә Әлмәт-Җәлил юлында «ВАЗ» белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бәрелешкәч «ВАЗ» машинасында утырган бала чыгып очкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Һәлакәт урыныннан фото һәм видеоязмаларны шаһитлар социаль челтәрләргә урнаштырган.Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүчесе узып китәр өчен каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына килеп бәрелә.Шаһитлар сүзләренчә, баланың  иминлек каешы эләктерелмәгән булган. Ул җиңелчә җәрәхәтләр алган.