Чаллыда торак йортның балконы янып беткән

Янгын 12 кв метр мәйданга зыян салган.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда 59/12нче торак йорт балконында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Бүген ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 59/12нче торак йортта балкон януы турында хәбәр килде», диелгән министрлык хәбәрендә.Янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч ярдәм табиблары тиз килеп җиткән.Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгын 12 кв метр мәйданга зыян салган. Зыян күрүчеләр юк.Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.