news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлгән

Республикада 2021 елның 22 октябренә Covid-19 вирусы корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 906га җитте.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанның тагын тугыз кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Аларның алтысы хатын-кыз һәм өч ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тугыз үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19 вирусыннан 1934, 1947, 1952, 1953, 1955 һәм 1960 елларда туган хатын-кызлар һәм 1934, 1941 һәм 1955 елларда туган ир-атлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 22 октябренә 906га җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100