Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерны талаган ике егетне тоткарлаган

Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек егетләрне «кайнар эз»дән тоткарлап, полицейскийларга тапшырганнар.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда росгвардиячеләр урамда курьерның ашамлыгын һәм акчасын талап алган ике егетне тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Кичен ведомстводан тыш сак хезмәтенә ГЭС бистәсендә бер ир-атны талаулары хакында хәбәр килгән. Урында росгвардиячеләр ике егетнең, әзер ризык таратучы курьер янына килеп, аның азык-төлек салынган пакетларын талап алуын ачыклаган. Ир-ат аларның төс-кыяфәтләрен сурәтләп биргәч, Росгвардия хезмәткәрләре талаучыларны эзләргә керешкән.Тиздән аларның эзенә төшкәннәр. Курьерны талаучылар Автокалада яшәүче 19 һәм 17 яшьлек ике егет булып чыккан.Егетләрне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.