Түбән Кама районында коткаручылар урманда адашкан хатын-кызны эзләп тапкан

Әлеге хәл Иске Чишмә авылы тирәсендә булган.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама районында урманда 52 яшьлек хатын-кыз югалган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл Иске Чишмә авылы тирәсендә булган. Ярдәмгә килгән Түбән Кама районы янгын-коткару часте хезмәткәрләре урманнан адашкан хатын-кызны эзләп тапкан. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.