Чистай районында туристлар төягән автобус кюветка төшеп киткән

Җиде пассажир һәм машина йөртүче хастаханәдә.

 (Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Чистай районында туристлар төягән автобус юл кырыена төшеп киткән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт идарәсендә.

Һәлакәт хакындагы хәбәр 112 номерына шимбә 22 сәгать 47 минутта килеп ирешкән.

Ачыкланганча, Александровка авылы тирәсендә автобус йөртүче идарәне югалткан һәм "Сетра" автобусы кюветка төшеп киткән. Автобуста Удмуртия Республикасы номерлары, анда Самарадан Сарапулга кайтучы туристлар булган.

Һәлакәт урынына Чистай янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме, ПСЧ №67 янгын сүндерүчеләре, ЗПСО №3 коткаручылары, ЮХИДИ вәкилләре, медиклар һәм Чистай администрациясе вәкилләре килгән.

Авариядә һәлак булучылар юк. Кабинаның изелгән конструкцияләренә кысылган автобус йөртүчене янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар гидравлика җиһазлары ярдәмендә чыгарганнар, беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм медикларга тапшырганнар.

Автобус йөртүче һәм төрле җәрәхәтләр алган җиде пассажир Чистай үзәк хастаханәсенә озатылганнар.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе катастрофалар медицинасы үзәге мәгълүматлары буенча, санитар эвакуациянең кирәге чыкмаган.

Авария вакытында автобуста барлыгы 30 пассажир булган, алар арасында балалар юк.

Чистай районы администрациясе пассажирлар өчен вакытлы урнашу урыны оештырган. Аларны "Чистополь" кунакханәсенә илткәннәр. Авариядә зыян күрмәгән пассажирларны өйләренә алып кайту өчен автобус хуҗасы икенче автобус юллаячак дип көтелә.

Авария нәтиҗәләрен юк итүдә 26 кеше һәм 9 техника берәмлеге катнашкан.