9 айда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә 470тән артык кешенең гомере өзелгән

Республика юлларында барлыгы 3884 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда 3884 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, 471 кешенең гомере өзелгән һәм 4963 кеше җәрәхәтләнгән.
Бу хакта бүген ТР ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов республика Дәүләт автоинспекциясенең агымдагы елның 9 ае эш нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәдә белдерде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләре саны 4.3 процентка кимегән, үлүчеләр саны – 3 кешегә, җәрәхәтләнүчеләр – 143 кешегә. Агымдагы елда Казан юлларында 1302 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 69 кеше үлгән,1487 кеше җәрәхәтләнгән.
Һәлакәтләрнең 69,7 проценты шәһәрләрдә һәм торак пунктларда теркәлгән. Агымдагы елның 9 аенда республика шәһәрләре һәм торак пунктлары территорияләрендә 2706 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 165 кеше үлгән, 3163 кеше зыян күргән.
Машина йөртүчеләр гаебе белән 84,1 процент яки 3267 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 402 кеше үлгән һәм 4395 кеше җәрәхәтләнгән.
Исерек килеш руль артына утырып юл хәрәкәҗе кагыйдәләрен бозучылар гаебе 270 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, 48 кеше үлгән, 399 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.