Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесенә ришвәт эше буенча суд булды
Павел Лохановны 2 миллион сум ришвәт алган өчен тоткарлаганнар.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе Павел Лохановны Казанның Идел буен районы судына китерделәр. Кичә аны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре тоткарлады. Ул аеруча зур күләмдә ришвәт алган дип шикләнәләр.
Тикшерү органнары «Аеруча зур күләмдә ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бүген Лохановка җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.
Тикшерү версиясе буенча, узган елның көзендә инвалидларга 56 миллион сумлык махсус чаралар китерү өчен Фонд һәм бер оешма арасында килешү төзелгән.
Фонд хезмәткәрләре оешманың алдан уйлап килешү шартларын бозуын ачыклаган. Шуннан соң бу оешмадан 14 миллион сумнан артык акчаны кайтарту өчен Арбитраж судына шикаять бирәләр.
Быел август аенда әлеге оешма җитәкчесе Социаль иминият фонды җитәкчесе белән очрашкан. Фонд җитәкчесе «судка шикаять белән мәсьәләне хәл итәргә» тәкъдим иткән һәм шуның өчен 4 миллион сум сораган. Оперативниклар Лохановны акча алганда тоткарлаган.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Социаль иминият фонды җитәкчесен 2 миллион сум ришвәт алган өчен тоткарлаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз