Казанда төзелеш калдыклары ташлый торган чокырда янгын чыккан

Янгын бүген иртән Химия урамында булды.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда төзелеш чүп-чары тулган чокырда янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казанның Химия урамында чүп-чар януы турында хәбәр килде. Урынга беренче ранг буенча янгын-коткару бүлекчәләре җибәрелде. Бер сәгать эчендә янгын сүндерүчеләр янгынны контрольгә алды», - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.Шунда ук чокыр янында рекультивация эшләре башкарылуы ачыкланды – авыр техника ярдәмендә төзелеш чүп-чарын күмгәннәр. Әмма бераздан янгын кабатланган.Янгын сүндерүчеләр Экология министрлыгы, табигатьне саклау прокуратурасы, Россия Табигать күзәтчелеге һәм Татарстанның Россия кулланучылар күзәтчелеге белән бергә эшләгән.Урында 27 кеше һәм 7 берәмлек техника эшли. Белгечләр янгынның сәбәбен, шулай ук чүплекнең хуҗасы кем икәнлеген ачыклый.