Чаллыда бер иномарка икенчесе өстенә "менеп" тукталган

Юл-транспорт һәлакәте 30 комплекс тирәсендәге җәмәгать транспорты тукталышында булган.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда бер чит ил машинасы икенчесе өстенә "парковка" ясаган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.Шаһитлар мәгълүматына караганда, юл-транспорт һәлакәте 30 комплекс тирәсендә җәмәгать транспорты тукталышында булган.Кадрларда чит ил машинасы шоферының юл читендә калдырылган икенче машина өстенә "менүе" күренә.