Кукмара районында полиция мәчет тартмасыннан акча урлаган каракны тоткан

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

(Кукмара, 22 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның полиция хезмәткәрләре мәчеттән сәдака акчалары салынган тартманы урлаучының эзенә төшкән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматлары буенча, 18 август төнендә билгесез зат, асылмалы бикне ватып, Мәчкәрә авылындагы мәчеткә үтеп керә һәм аннан хәер акчалары өчен куелган тартманы урлаган. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 30 яшьлек күрше авыл кешесе, тоткарланган. Ул акчаларны үз кирәк-ярагына тоткан, тартманы ташлаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Тикшерү эшләре бара.