Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сочида туристлар диңгездәге зур өермәне видеога төшергән
Видеода судан торган зур багананың юкарып юкка чыгуы күренә.
(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Ял итүчеләр Сочи ярлары буенда барлыкка килгән зур су өермәсен (смерч) видеога төшергән.
Видеода судан торучы зур багананың юкарып юкка чыгуы теркәлгән. Өермә ярга чыкмый, шул сәбәпле, шәһәргә зыян салмаган.
Метеорологлар алдагы ике тәүлектә Краснодар өлкәсендә Кара диңгез буенда өермәләр кабатлану ихтималын җиткерә. Шуңа да җирле халык гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга тиеш, ди синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз