Балык Бистәсе районында бер генә мәктәп тә яңа уку елына әзер түгел

27 гомуми белем бирү оешмасы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу сәбәпле, тикшерүне узмаган.

(Казан, 22 август, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Балык Бистәсе районында, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу сәбәпле,  бер генә мәктәп тә күзәтчелек органнарының тикшерүен узмады. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә янгын күзәтчелеге буенча Татарстанның баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин белдерде.

Хезмәткәрләр тикшерү белән райондагы барлык 27 гомуми белем бирү оешмасында булган. Тик аларның берсенең дә уку елы башына әзерлек актларына кул куелмаган. "Балык Бистәсе районында 27 мәктәп кала – янгын бүлекчәсенә эшчәнлек буенча автоматлаштырылган янгын сигнализациясе юк. Әлеге системалар анда бар, әмма әлегә алар эшләми", – дип билгеләде Трущин.

Аның сүзләренә караганда, бу автоматик янгын сигнализациясе хезмәтен күрсәтү буенча килешүнең тәмамлануы белән бәйле була ала. "Әлеге система бар һәм яхшы хәлдә сакланган. Бары килешү вакыты чыгу белән аларга хезмәт күрсәтелми башлаган, система сүндерелгән", – дип өстәде урынбасар.

21 августка булган мәгълүматларга караганда, әлеге идарә хезмәткәрләре тарафыннан  барлыгы 1969 мәктәп эшчәнлеге яраклы дип табылган. Республикадагы 1654 мәктәпнең әзерлек актларына кул куелган, бу гомуми санның 96,4 процентын тәшкил итә.