420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Яшелүзәнле, сагыз урлаганда, кибет сакчысының кул бармагын сындырган.
“27 яшьлек исерек ир Гоголь урамындагы кибеттә сәүдә залыннан ике кап сагызга түләмичә чыкмакчы булган, – дип сөйли прокурорның өлкән ярдәмчесе Елена Савельева. – Әмма аны игътибарлы кибет сакчысы туктаткан. Каршылык күрсәткән ир сакчы хатынның бармагын сындырган”.
Бу ирне суд, ике ел сынау срогы белән, 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән, дип белдерә “Яшел Үзән” басмасы.