Казанда шәхси йорт түбәсендә яткан 90 яшьлек бабайны коткарганнар

Коткаручылар өлкән яшьтәге ир-атны носилка ярдәмендә җиргә төшереп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казанның Петровский бистәсендә шәхси йорт түбәсендә яткан һәм аннан кеше ярдәменнән башка төшә алмаган 90 яшьлек бабайны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.«112 бердәм номерына Петровский бистәсендәге Радиальная урамында ике катлы йорт түбәсендә өлкән яшьтәге ир-ат ятуы турында хәбәр килде. Бабайның аска егылып төшү куркынычы бар иде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.Чакыру буенча килгән 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре махсус баскыч ярдәмендә түбәгә менгән һәм 90 яшьлек бабайны носилка белән аска төшереп, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.