Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юл һәлакәтендә үлүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстан юлларында тикшерү көчәйтелә
21 июньдә республикада юл-транспорт һәлакәтендә 22 кеше үлгән.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). ЮХИДИ юлда йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Июнь аенда 21 көн эчендә республикада юл-транспорт һәлакәтендә 22 кеше үлгән. Һәлакәтләр каршы як полосага чыгу, югары тизлек, таныклыксыз машина белән идарә итү аркасында булган.
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ постлары көчәйтеләчәк, шулай ук юлда йөрү кагыйдәләрен ачыклау буенча рейдлар узачак. Татарстан ЮХИДИ республика йөртүчеләрен юлда йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен һәм юлда игътибарлы булуларын сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз