news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда танылган хәрби табиб Исаак Тарнопольскийның каберен тапканнар

Бөек Ватан сугышы елларында Тарнопольский эвакуация госпитале җитәкчесе булып хезмәт иткән.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Елена Симакова). Казанның Арча зиратында танылган хәрби табиб Исаак Тарнопольский каберлеге табылган, дип хәбәр ителә Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең «Ватан» берләшмәсе  төбәк бүлеге рәсми сайтында.

Бөек Ватан сугышы елларында Тарнопольский эвакуация госпитале җитәкчесе булып хезмәт иткән, фронтта яраланган кызыл армиячеләрнең гомерен саклап калганнар.

«Без Казанда 1944 елда вафат булган 3646 нчы эвакуация госпитале начальнигы, хәрби табиб Исаак Яковлевич Тарнопольский күмелгәнен күптән белә идек. Арча зиратын күп тапкырлар аның каберен эзләп өйрәндек <…> һәм менә 2021 елның 8 июнендә Арча зиратының яһүд участогын кабат әйләнеп чыкканда, ниһаять, кабер табылды», — диелә берләшмә сайтында.

Постта энтузиастлар тагын бер хәрби табиб — Иван Качурцның җирләү урынын эзли, дип аңлатыла. Качурц 1945 елда вафат була һәм Татарстан башкаласының Архангельск зиратында җирләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100