news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда коронавирус чикләүләренең бер өлеше үз көченә керде

Музейларга, театрларга, кинотеатрларга, клубларга, массакүләм спорт чараларына керү өчен белешмә кирәк була.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Башкортстанда мәдәният һәм спорт учреждениеләренә йөрүгә чикләүләр үз көченә керде.

Мәсәлән, музейларга, театрларга, кинотеатрларга, клубларга, массакүләм спорт чараларына керү бары тик прививка ясаткан, ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән белешмә күрсәткән яки вакцинация үткәрүгә каршы күрсәткечләр турында белешмәсе булган кешеләр өчен генә ачык. Кагыйдәләр 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен гамәлдә.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, республикада битлек режимын һәм дистанцияне үтәүне контрольдә тоту катгыйланган. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда йөрүдән тыелырга киңәш ителде. Бу таләп 2 июльгә кадәр гамәлдә.

29 июньнән әлеге таләпләр җәмәгать туклануы нокталарына, спорт учреждениеләренә, матурлык салоннарына, тулай торакларга, шәһәрара пассажирлар йөртүгә кагылачак.

Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 25 июньгә кадәр республикада дәүләт хезмәткәрләренең кимендә 30 процентына, 2 июльгә 60 процентына коронавирустан вакцина ясауны тәэмин итәргә кушкан иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. Шул ук вакытта Башкортстанда әлегә мәҗбүри вакцинация үткәрергә җыенмыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100