Чаллыда мотоциклчының хатын-кызны бәрдергәнен видеога төшергәннәр

Кичә кич Әбсәләмов урамында байкер 45 яшьлек хатын-кызны таптаткан.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда байкер хатын-кызны таптап үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Кичә 17.20 сәгатьтә Әбсәләмов урамындагы йортларның берсе каршында «Сузуки» мотоциклы белән идарә иткән 45 яшьлек ир-ат юлда йөрү кагыйдәрен бозу аркасында хатын-кызны таптаткан. Мотоциклчы,  уң як полосада туктаган автомобиль каршында көйләнми торган җәяүлеләр юлында кеше булу-булмавын карамаган, хәрәкәт итүен дәвам иткән», – дип ачыклык кертте ведомство матбугат хезмәте.Һәлакәт аркасында хатын-кыз алган имгәнүләрдән урында ук үлгән.