Июнь башыннан Татарстандагы юлларда 36 кешенең гомере өзелгән, тагын 312 кеше тән казасына дучар ителгән

Соңгы 3 көндә Яр Чаллыдагы һәм аның тирәсендәге юлларда килеп чыккан һәлакәтләрдә 3 бала зыян күргән

 (Казан, 22 июнь, “Татар-информ”). Соңгы 3 көндә Яр Чаллыдагы һәм аның тирәсендәге юлларда килеп чыккан һәлакәтләрдә 3 бала зыян күргән.

19 июнь көнне 19.35тә Яр Чаллыда йорт яны территориясеннән чыгып барганда, “KIA” автомобиле белән идарә иткән 1983 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, якынлашып килгән транспорт чаралары булмауда инанмыйча, юлга йөгереп чыккан 2009 елгы ир баланы бәрдерә. Җәяүле хастаханәгә озатыла.

Икенче көнне, 20 июньдә 14.45тә, шулай ук Яр Чаллыда, “Volkswagen Polo” рулендагы 1986 елгы егет, фаразлар буенча, светофорның рөхсәт ителмәгән төсенә чыга һәм автобус белән бәрелешә. Җиңел машина йөртүчесе, шул ук автомобильдәге 1982 елгы пассажир хатын-кыз һәм 2013 елгы пассажир бала тән казасына дучар ителә.

21 июнь көнне 10.00дә Яр Чаллы – “Дизелист” бакчачылык җәмгыяте юлының 2нче чакрымында “ВАЗ-2114” автомобиленең 1963 елгы йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек һәм дистанция сайламый һәм алда барган “Лада Калина” белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, соңгысында булган 1995 елгы кыз һәм 2005 елгы пассажир малай хастаханәгә озатыла.

Җыеп кына әйткәндә, соңгы 21 көндә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 260 һәлакәт теркәлгән. Аларда 36 кешенең гомере өзелгән, тагын 312 кеше тән казасына дучар ителгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул хакта сөйли.