Сыйфатсыз ягулык саткан “бензин бандасы”ның бер әгъзасы тоткарланган

Казан яны автоягулык станциясендә сыйфатсыз бензин сату эшен тикшерү Чаллы нефть базасына алып чыккан
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). 500 кеше зыян күргән, 20 миллион сумннан артык зыян салынган - Казан янындагы 3 автоягулык станциясендә сыйфатсыз бензин сатылуның якынча нәтиҗәләре шундый.
Бүген ТР Министрлар тКабинетында брифинг узды, анда ТРда ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану һәм сыйфатын тәэмин итү буенча идарә башлыгы Роберт Гыйләҗев республикада “бензин эше” буенча булган вакыйгалар хроникасын искәртеп үтте.
Аның сүзләренчә, 5 июньдә, шимбә идарәнең “кайнар линия”сенә Казан янындагы өч автоягулык станциясендә бензин салгач машиналары ватылган кешеләр шикаять белдереп шалтыраткан.
Дүшәнбе, 7 июньдә белгечләр Югары Ослан районында Мәскәү – Казан – Уфа юлына урнашкан автоягулык стианциясенә киттеләр, әмма аларны анда кертмәгәннәр. Бары тик ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән генә анализ өчен бензин алганнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ягулык салынган савытның йозагын кисәргә туры килгән. Анализ бензинда сумала нормадан 36 тапкыр артык икәнлеген күрсәткән. Мөгаен, шәхси эшмәкәрнең калган ике автоягулык станциясендә дә сыйфатсыз бензин партиясе сатылган. Әмма тикшерүче органнар килгәнче ул станцияләрдә сыйфатсыз бензинны алмаштырырга өлгергәннәр иде.
Июнь башында барлык автоягулык станцияләрендә дә анализ алынды һәм ул вакытта барысы да нормада булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрының икътисади һәм салым җинаятьләре буенча урынбасары сөйләвенчә, бу фактлар буенча кузгатылган җинаять эше буенча шәхси эшмәкәрнең АИ-92 бензинын акчага сатып алуы ачыкланган. Документлар буенча бензин танылган җитештерүчеләрдән сатып алынган, ә факт буенча - Чаллының зур булмаган нефть базасыннан.
Сыйфатсыз бензин сатучыларның берсе хөкем ителгән, күбесе шәһәрдән чыкмау таләбе белән иреккә чыгарылган, тагын икесен эзләү эшләре бара, коммерция структуралары җитәкчеләрен тоткарлау буенча чаралар алып барыла. Без аларны җавапка тарта алачакбыз дип ышанам”, - дип белдерде Рафаиль Гыйльманов.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта нефть базасында табылган ягулыкны тикшерү эшләре бара, аның каян алынуы ачыклана. Июль ахырында эш төгәлләнәчәк һәм массакүләм мәгълүмат чараларына бу эш буенча җыелган материал тәкъдим ителәчәк.
Министр урынбасары намуссыз бензин сатучылардан зыян күрүчеләрне Лобачевский урамы, 9 адресы буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләр идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә чакыра. Автоягулык станциясе чегының ксерокопиясе (сакланган очракта) һәм автосервистан ремонт эшләре турында документ тәкъдим итәргә кирәк.
Рафаиль Гыйльманов белдерүенчә, якынча бәяләүләр буенча бу эштә 500дән артык автомобиль хуҗасы зыян күргән, зыян 20 миллион сумнан артып киткән.