Путин авиаһәлакәт сәбәпле Пакистан җитәкчелегенә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Авиалайнер Карачи шәһәре янында торак йортлар өстенә егылып төшкән.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, Пакистан халыкара авиалинияләренә караган Airbus A320 авиалайнеры һәлакәткә юлыгуга бәйле рәвештә, Пакистан Президенты Ариф Алви һәм ил Премьер-министры Имран Ханга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиядә әлеге авиаһәлакәттә үз туганнарын һәм якыннарын югалтучыларның кайгысын уртаклашалар һәм барлык зыян күрүчеләрнең дә тиз арада терелүенә өметләнәләр», - дип искәртте Путин.

Һәлакәткә юлыккан Airbus A320 пассажир очкычының Лахор шәһәреннән Карачига юл тотышы булган, ул җиргә төшәргә бер минут кала диспетчер белән элемтәне югалткан. Һава судносы торак йортлар өстенә егылып төшкән. Bloomberg мәгълүматлары буенча, очкычта, экипаж әгъзаларын да кертеп, 107 кеше булган, һәлак булучылар турында әлегә төгәл мәгълүматлар юк.

Пакистан Хөкүмәте хәбәр иткәнчә, авиаһәлакәттә 2 кеше исән калган, урында авария хезмәтләре эшли.