Әлмәт районында авыл кешесе янгынны сүндерергә булышты

Ул үзенең «КАМАЗ»ында буадан су алып кайта һәм янгын сүндерүгә әзерләнә.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 21 март көнне Әлмәт районының Габдрахман авылында Исламов урамында янгын чыкты. Бүрәнәле йорт һәм ишегалды корылмалары – ике сарай һәм мунча яна. Янгынны әлеге авылда яшәүче Александр Архиреев күреп алды. Бу хакта «Знамя труда» газетасы яза.

Александр Архиреев дуслары белән янәшәдәге урамда булган. Алар янган өйгә килгәндә, янгын сүндерү машиналары килеп җитмәгән була.

Ул чакта Александр үзенең «КАМАЗ»ында буадан су алып кайта һәм янгын сүндерүгә әзерләнә. Ул килеп җиткәнче янгын сүндерү машиналары эшне башлый.

Янгын сүндерүчеләр машинаны гидрантка урнаштырырга телиләр, Александр аларга ярдәм итә. Янгын урынында өзлексез су бирүне тәэмин итәргә булыша.