Татарстанда Бөреле станциясе янында поезд бәрдергән ир-ат үлгән

Фаҗига бүген Бөреле–Биектау аралыгындагы 820нче километрда килеп чыккан.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда Бөреле тимер юл станциясе янында поезд 81 яшьлек өлкән ир-атны бәрдергән. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Транспортта Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

«Бүген Бөреле-Биектау аралыгының 820 нче чакрымында электр поезды 81 яшьлек ир-атны бәрдергән», - дип ачыклык кертте Дмитрий Захаров.

Пенсионер алган җәрәхәтләрдән үлгән.