Нурлат районында күпләп балык үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды

Сәләнгеш авыл җирлеге буасында балык күпләп һәлак булган.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанның Нурлат районында күпләп балык үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.«Нурлат прокуратурасы Татарстан буенча су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтү һәм саклау бүлеге инспекторлары материаллары нигезендә тикшерү үткәрде. Белгечләр апрель башында Сәләнгеш авыл җирлегендә Алтынка буасында күпләп балык үлү очракларын ачыкладылар», - дип сөйләде Галиев.Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу хәлгә рөхсәтсез су агызу сәбәп булган. Су ресурслары зыяны 252 мең сумга бәяләгән.Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты су биологик ресурсларын саклау кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгаткан.