Кайбыч районында төяткеч машинада барган ир-егет канауга авып үлгән

Республикада ай башыннан бирле юлда үлүчеләр 32гә җитте

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). Майның 21 көнендә Татарстан биләмәләрендәге юлларда транспорт һәлакәтенә юлыгып мәңгелеккә күзләрен йомганнар 32гә, имгәнүче-җәрәхәтләнүчеләр 310га җитте – кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига салган 256 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе әнә шундый. Сәфәрдә чыккан шушы һәлакәтләрнең 82се Казанда булып, аларда 3 кеше үлгән һәм 91е тән казасына дучар ителгән.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендәгеләр биргән статистик белешмә шул хакта сөйли.

Кичә юлда булган һәлакәтләр дә үлүче, каза күрүчеләр бар.

Иртәнге 8 туларга 15 минут кала Түбән Кама каласының Лесная урамында “ВАЗ-2131” автомобиле светофорсыз чатта сулга борылганда каршы юнәлештә килгән скутерга юл бирмәгән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, 1991 елгы егет утырган җиңел машина скутерны бәрдереп, аның белән идарә иткән 1997 елгы егет районның үзәк хастаханәсенә озатылган.

Кичке 9 туларга 15 минутта Бөгелмә шәһәренең Гоголь урамында “Хендай Солярис” белән идарә иткән 1984 елгы ир-егет янда тиешле ара калдырмаган дигән беренчел нәтиҗә чыгарылган: светофорсыз юл кичүеннән чыккан 2007 елгы баланы бәрдергән. Җәяүлене исә район хастаханәсенә салганнар.

Кичә кичке 10 нчы яртыда Кайбыч районы Иске Буа авылы читендә авыл юлы буйлап төяткеч машинада барган 1969 елгы ир-егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырганга канауга ауган дип фаразлана. Имгәнгән ир-егет һәлакәт урынында җан биргән. Ачыкланганча, юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.1 пунктын бозып, ул исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгын алдырган килеш чыккан булган, дип белдерә республика ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте.