Азнакай районы авылларында урлашу очраклары арткан

Авылларда урлашу очраклары арткан

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). Соңгы атнада Азнакайда 10 җинаять эше теркәлгән, аның 6сы «кайнар эзләр» буенча ачылган.

Авылларда урлашу очраклары арткан. Октябрь Бүләк, Сарлы, Кәкре Елга, Сәпәй авылларында теркәлгән урлашу фактлары әнә шул хакта сөйли. Аларның барысы да чит кеше милкен –көнкүреш техникаларын кулга төшерүгә бәйле. Уразай авылы фермасыннан таныш булмаган затлар өч сарык урлап чыкканнар. Бүген эзләү-тикшерү эшләре бара, дип белдерә “Маяк” газетасы.

Хокук сакчылары чираттагы уен салоны эшчәнлеген япкан: 15 компьютер тартып алынып, гаеплеләр җәзага тартылган, диелә район газетасы язмасында.