news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта кунакханә түбәсенә ут капкан, биредә яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Янгынның мәйданы 200 квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Мамадыш шәһәренең «Апрель» кунакханәсендә янгын иртән иртүк башланган. 101 янгын сагы номерына 4.33 сәгатьтә шул хакта хәбәр иткәннәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә, өч катлы бинаның түбәсен янгын чолгап алган була инде. Янгынның мәйданы 200 квадрат метр тәшкил иткән.

Кунакханәдә яшәүче 22 кеше һәм ике хезмәткәр янгын сүндерүчеләр килгәнче үк үзләре бинадан чыгып өлгергән. Беркем дә зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100