Башкортстанда Татарстан кешесе идарә иткән йөк машинасы катнашында юл һәлакәте булган

Авария Самара – Уфа трассасының 1313нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда Татарстан кешесе идарә иткән йөк машинасы катнашында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

«Кичә Самара – Уфа трассасының 1313нче чакрымында «Ниссан» автомобиле һәм Татарстанда яшәүче 51 яшьлек ир-ат идарә иткән «МАЗ» йөк машинасы бәрелешкән», - дип яза социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль шоферы шунда ук һәлак булган. Ике машинага да җитди зыян килгән.