Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда улын мылтыктан атып үтергән ир-атны хөкем иттеләр
Былтыр Лениногорск районында әтисе улын атып үтерде.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда улын мылтыктан атып үтергән ир-атны хөкем иттеләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Лениногорск районының Савочкино авылында яшәүче 66 яшьлек ир-ат «Кеше үтерү» һәм «Кеше үтерү белән янау» маддәләре буенча гаепле, дип табылды.
Узган елның октябрендә ир-ат үз өендә булганда, аңа хатыны белән улы кунакка килә. Ир-атлар арасында көтмәгәндә бәхәс килеп чыга. Улы пенсионерны «яшел елан»ны артык үз итүдә гаепли. Ул әтисенең йортындагы берничә тәрәзәне вата һәм хатыны белән урамга чыга. Ярсыган ата ау мылтыгын алып, алар артыннан ташлана. Ул улының күкрәгенә төзәп атып җибәрә, тегесе шунда ук җан бирә. Шуннан соң хатынына да атмакчы була, әмма тыелып кала.
Суд утырышында ир-атның гаебе тулысынча раслана. Ул 8,5 ел гомерен каты режимлы колониядә үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз