Узган тәүлектә Татарстанда 30дан артык җинаять ачыкланган

Федераль эзләүдә булган 3 җинаятьче тоткарланган

  (Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанның эчке эшләр хезмәткәрләре 31 җинаятьне ачкан. Алар арасында – 3 үтерү, 2 сәламәтлеккә авыр зыян китерү, 4 талау, 8 урлау, 2 очракта машинаны куып алып китү, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның  матбугат хезмәте.

 Өйләреннән чыгып киткән 4 татарстанлы эзләнелә, ә федераль эзләүдә булган 3 җинаятьче тоткарланган. Шулай ук наркотиклар табуның 3 очрагы теркәлгән. Законсыз әйләнештән 9,49 граммнан артык синтетик наркотик алынган.