Казанда билгесез затлар кибеттән түләү терминалын алып чыккан

Җинаять 14 февральдә кылынган дип фаразлана

 (Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Казанның Киров районы полиция хезмәткәрләре кибеттән түләү терминалын урлауга катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә, дип хәбәр итә Россия ЭЭМның Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Бу факт буенча “Зареченский” полиция бүлегенә шушы аппаратка хуҗа предприятие вәкиле гариза язган.

Якынча мәгълүматларга караганда, җинаять 14 февральдә кылынган. Билгесез затлар кибеттән түләү терминалын алып чыккан. Зыян күрүченең сүзләренчә, матди зыян - 75 мең сумнан артык.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.